Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта 20 декабрьгә кадәр ЕГАИС системасына тоташып бетү бурычы куелган иде

Маймыл киләсе ел бусагасыннан ук ялган аракы сатуга чик куярга маташа. Үзе белән бергә ЕГАИС программасын алып килә.

Әлеге программа алкоголь продукциясе әйләнешен контрольгә алу максатыннан кертелгән Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система дип әйтелә. Ягъни сатуга чыгасы ялган аракы шундук билгеле була һәм ЕГАИСны әлегә безнең Татарстанда гына кулланачаклар.

Безнең районда моның буенча әледән-әле киңәшмәләр, аңлатулар булып тора һәм соңгысында район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров ЕГАИСны 20 декабрьгә кадәр тоташтырып бетерү бурычын куйган иде. Моның өчен кибетләргә үз компьютерларын булдырырга туры килде һәм шуңа башка кирәк-яракларны, программа урнаштыруларны да кушсаң, 16 мең сум тирәсе акча тотылган булуы ихтимал. Компьютеры булганнарга бу 5000-6000 сумга гына төште, ди белгечләр.

Нинди генә яңалык килеп керсә дә, үз башыңа төшсә, аны тыныч кына кабул итеп булмый, кибет хуҗалары да программаны бер кат урнаштырып, көйләп бетергәнче, баш бәласе дип зарланды. Сатмасак әйбәтрәк булыр дигән карарга килүчеләр дә булды. Спиртлы эчемлекләр сатмаган сәүдә нокталары гына тынычлыкта калды. Ни генә дисәк тә, ул ялган аракы сатуга чик куярга кирәк иде инде, "Алкоголь" операцияләре вакытында көндезге-төнге рейдлар гына нәтиҗә бирмәгәнлеге инде мәгълүм. Җирле халык та идән астыннан гына сатучысын "сатмады", күз карасыдай саклады, шул ясаган аракыдан агуланып ятса да әйтмәде. Ә инде шушы ЕГАИС системасына теркәлмәгән акоголь белән сату итүеңне дәвам итсәң, административ җаваплылык каралган - вазифаи затлар өчен штраф күләме10-15 мең, юридик затларга 150-200 мең сум. Андый оешмалар алкоголь сатарга рөхсәт бирә торган лицензиядән дә мәхрүм ителәчәк.
Фото: оргтех-центр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250