Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта Һади Такташ белән Булатов урамнары кисешкән чатта юл билгеләре юк

Бу хакта шул тирәләрдә яшәүче ханым мөрәҗәгать итте, фотога да төшереп җибәргән.

"Берьяклы гына юл барлыкка килгәч, бу чатта машиналар агымы күбәйде, Һади Такташ төп юл булса да, аннан менгән-төшкән машинага юл бирәсе икәнлеген белмиләр. Белерләр иде, әгәр дә төп юлны күрсәтүче юл билгесе чүп савыты янындагы баганага терәтеп куелмаган булса. Аны кайсы шофер абайласын, ди, ул бит, гадәттә, баганага беркетелә.
Чүп савыты да Булатов урамыннан чыккан шоферларга Һади Такташ урамыннан төшкән машинаны күрергә комачаулый. Даруханә ягында каен үсә иде, шул каенга " уступи" дигән юл күрсәткече беркетелгән иде, быел каенны кистеләр, "уступи"ын кая куйганнардыр, билгесез. "Главная дорога"сы өч ай инде чүп контейнерына сөялгән килеш тора бирә. Ул знакларны теләсә кем беркетеп куялмый бит инде, тиешле органнар моңа җаваплы карасын иде, үзәктәге үзгәрештән соң бу борылышта берничә бәрелешү очрагы булды бит инде.
Юктан кер эзләп мөрәҗәгать итүем түгел, шоферлар, җәяүлеләр мәнфәгатен кайгыртып кына әйтүем. Проблеманы вакытында, тагын да зур афәтләр килеп чыкканчы хәл итсәләр, бик тә рәхмәтле булыр идек", дип тәмамлады ул сүзен.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250