Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта агачлар саргая башлады (фото)

Аңламассың бу табигатьне. Әле җәй уртасы гына, ә инде аяк астында сары яфраклар күренә башлады. Тирә-якка карасаң, агачлар да ямь-яшел, каян килгән сары яфраклар?

Моны табигать шаяруы дими, ни дисең. Шаярырга ярата ул. Ялындырып кына иртән чыккан кояш, аз гына елмаеп ала да, шул арада яңгыр явып китә. Инде ничә атналар шулай. Көннәр кайчан аязыр, кояш күрми җәй дә үтеп китә бит инде. Синоптиклар да яхшы хәбәрләр белән сөендерми. Гел яңгыр вәгъдә итә. Бары 27се көнне аяз, болытсыз һава торышы көтелә. Бу атнада ял көннәре яңгырсыз булыр дигән өмет бар. Халык август җылы киләчәк, ди. Димәк, кояш астында рәхәтләнеп кызынып, колач җәеп суда йөзәсе көннәр алда әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250