Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтә?

Һава торышы кискен бозылды. Мондый вәзгыять әле 23 ноябрьгә кадәр сакланачак, ди метеорологлар. Шуңа күрә игътибарлы булырга, ерак араларга юлга чыкмаска, табигатьтә ял итүдән баш тартырга киңәш итәбез.

Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, бу көннәрдә кайсыбер территорияләрдә көчле җил, буран булуы ихтимал. Юлларда көчле бозлавык сакланачак. 22-23 ноябрьләрдә исә яңгыр явачак. Соңрак һава температурасы кинәт кенә җылытып җибәрәчәк.
Мондый һава торышы юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәрберсе өчен зур куркыныч тудыра. Шуңа күрә машина йөртүчеләрне юлларда сак булырга: тизлекне арттырмаска, машиналарны узарга тырышмаска киңәш итәбез.

Чыганак: http://intertat.ru
Фото: http://belprauda.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250