Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта авылларны этләр баскан...

Авыл урамнарын этләр басты. Күптән түгел генә бу хакта хәбәр иткән идек инде. Әллә газетабызны укымыйлар, әллә укып та ваемсызлык күрсәтәләр, әллә инде берәр баланы урам уртасында этләр ботарлаганын көтәләрме?..

Белмәссең?! Әйтерсең лә, район газетасын этләр генә укый, алар көнләп үрчиләр... Кайбер хуҗалар иш янына куш булсын дип, бәйдәге этләрен дә ычкындырып җибәрәләр шунда. Тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында каршыңа килеп чыгып куркытырга да бик мөмкин алар. Берничә көн элек
"Кариле авылы урамында этләр ботарлап китә язды", дип Миңзифа апа хәбәр иткән иде инде. Норма авылыннан да "Урамнарда өерләре белән этләр йөри, балаларны үзләрен генә урамга чыгарып җибәрергә куркабыз", дип зарландылар.
Балтач белән Карадуган урамнарында да шул ук хәлләр. Авыл җирлеге башлыклары моны игътибарга алсыннар инде, ниһаять!
Фото: news.koblevo-info.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250