Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта “Аю көне” үткәрик җәмәгать...

Волгоград өлкәсенең Урюпинск шәһәрендә "Кәҗә көне" билгеләп үтелә. Шәһәр башлыгы балалар лагерена килгәч, бер малай аннан: "Америкада "Бурсык көне" бар, ә нигә бездә "Кәҗә көне" юк?" - дип сораган.

Шәһәр башлыгына бу идея бик ошаган. Ул: "Урюпинскида кәҗәгә һәйкәл дә бар. Ул малның рәсеме борынгы шәһәр гербында да сүрәтләнгән булган", - дип ел да шәһәрдә күңелле бәйрәм чарасы үткәрүне традициягә әверелдергән. Зур мәйданда "Иң матур кәҗә" бәйгесе үткәрелгән, кәҗәнең йоныннан, сөтеннән әзерләнгән товар һәм продукцияләрдән күргәзмә, ярминкәләр оештырылган. Хәтта кәҗә тәкәләрен сугыштырып та караганнар.
Менә быел "Кәҗә-сарык елы" килә. Бәлки бездә дә бал-маскарадларда, авылларда үткәрелә торган Яңа ел кичәләрендә шушындый алымнарны кулланырга мөмкин булыр. Кешенең фантазиясе чиксез бит!
Ә бәлки районыбызда "Аю көне"н билгеләп үтүне оештырыргадыр... Балтач флагындагы көрән аюның каян килеп чыкканын райондашларыбызга, бигрәк тә яшь буынга, ирештерүнең бер матур үрнәге булыр иде бу.
Фото: http://100-000-pochemu.info/id/7

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250