Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта бакча үстерү серләренә өйрәттеләр

Күптән түгел Балтач үзәк мәчетендә имамнар, абыстайлар өчен Казаннан килгән Камалиев Харис Бәдретдин улы яшелчә үстерүнең серләре турында бик эчтәлекле дәрес бирде.

Харис әфәнде Тәтеш районының Үтәмеш авылында туып-үсеп, бик матур тормыш юлы уза. Ул үзенең бөтен сәләтен, чынбарлыгын безне туендыручы җиргә, авыл хуҗалыгына багышлый. Урта мәктәпне алтын медальгә, авыл хуҗалыгы институтын кызыл дипломга тәмамлап, хуҗалыкларда баш агроном булып, аннан «Татагрохимия» берләшмәсе башлыгының беренче урынбасары, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  бүлек башлыгы, «Татмелиорация» башлыгы, «Татсортсемовощ» җәмгыятенең генераль директоры вазифаларында эшли. Аның  гомуми эш стажы 40 ел тәшкил итә. Лаеклы ялга чыккач, ул инде менә берничә еллар үзенең бай тәҗрибәсен тарату буенча, мәктәпләрдә,  район үзәкләрендә зур эш алып бара. Ул инде 71 яшьтә булса да, бик актив тормыш рәвеше белән яши. Ул үзенең уңышларын болай аңлата:  «Миңа  октябрьдә 71 яшь тулды. 66 яшемдә хаҗ сәфәре кылдым. Бу минем тормышымны тамырдан үзгәртте. Изге урыннарда булу, миңа ислам динен ныклап өйрәнү өчен этәргеч булды. Намазга бастым. Дин турында мин әбиләрдән генә  өйрәнеп, бик аз белә идем. Казанның «Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы» исемендәге мәдрәсәне тәмамладым. Дингә басу  минем  дөньяга карашымны, коллективта, гаиләдәге бөтен мөнәсәбәтләремне тамырдан үзгәртте».

Үзе белән таныштырганнан соң Харис әфәнде яшелчә үстерүнең серләрен бик тәфсилләп аңлатты. Ул үзе белән барлык эш коралларын алып килгән. Җирне ничек эшкәртергә, нинди ашламалар кертергә, түтәлләрне нинди размерда ясарга, нинди юнәлештә урнаштырырга – барысын дә фәнни күзлектән чыгып аңлатты ул. Яшелчәләрне чәчкәндә, утыртканда нинди  куелык булырга тиешлегенә басым ясалды. Шунысы кызык һәм куанычлы, мәчеттә урнашкан музейда күп төрле тарихи экспонатлар белән бергә, заманча технологияләр дә бар. Харис әфәнде аларны бик оста кулланды. Нәтиҗәдә ул өйрәткәннәрне без кулыбыз белән тотып эшләгәндәй булдык,  үзебезне аның теплицасында дип хис иттек. Харис әфәнде бик күп кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Бик файдалы, кирәкле һәм вакытлы чара булды бу.

Солтан Фатыйхов,

районның аксакаллар шурасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев