Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта балалар мәйданчыклары начар хәлдә

Балаларның уен мәйданчыгын начар хәлдә тоткан өчен штраф салынырга мөмкин. Шул хактагы канун проекты ТР Дәүләт Советының рәсми сайтында бастырылды.

Документтан аңлашылганча, балалар мәйданчыгын начар хәлдә тоткан вазифаи затларга 5000-10 000 сум, юридик затларга - 10 000-25 000 сум штраф кертмәкчеләр.

Статистика буенча, балалар мәйданчыгында имгәнү очраклары юл-транспорт һәлакәтендәге җәрәхәт алуга караганда 3 тапкыр югарырак икән. Балалар мәйданчыгында имгәнүнең 70 %ын куркынычсыз өслеккә егылу аркасына килеп чыккан бәхетсезлек очраклары тәшкил итә. Балтач бистәсенең "Чәй йорты" янындагы күп катлы йортлар янәшәсендәге балаларның уен мәйданчыкларының торышын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
Комлыгында комы, рәшәткәсендә тактасы, агач таганында утыргычы юк, ә ел да килеп әле ярый буяп куялар үзе. Без бер төркем әти-әни, әби бабайлар, сабыйларыбызны кайда уйнатырга тиеш соң?! Әгәр район буенча тикшереп чыгарга туры килсә, тиешле таләпләргә җавап бирерлеге очрар иде микән?

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250