Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта балалар Сабан туе уздырылачак

3 августта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Балтач районы мөхтәсибәте алтынчы мәртәбә республикакүләм балалар сабан туен уздыра.

Балтачта мөселман балаларын җыеп, шушылай күркәм бер чара уздыру традициягә әверелде. Сабантуй Балтач районы Бөрбаш авылында быел алтынчы тапкыр үткәрелә. Узган ел әлеге күркәм чарада республиканың төрле мөхтәсибәтләреннән җыелган 3 меңләп бала катнашкан иде.
Мөхтәсибәттән хәбәр итүләренә караганда, сабантуйда быел балалар өчен 17 төрле уен оештыру каралган.
1997 нче елгылардан яшьрәкләр арасында дүрт үлчәүдә көрәш уздырыла.
Батыр калганнарга тизйөрешле велосипедлар, ә абсолют батырга скутер мотоциклы бүләк ителәчәк, дип хәбәр итә intertat.ru
Фото: http://dumrt.ru/ru/node/8903

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250