Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиянең чираттагы утырышы

1нче апрель көнне балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиянең чираттагы утырышы булды. Бирегә килүчеләрнең күбесе - балаларына кичке уннан соң урамда йөрергә ирек куйган әти-әниләр иде.

Аларга тагын бер мәртәбә аңлату эшләре алып барылды. Тик ни хикмәт алар бу турыда бик яхшы белә. «Бала уннан соң өйдә булырга тиеш, без бу хакта беләбез, мәктәптә дә әйтеп кенә торалар. Беренче мәртәбә генә эләгүләре», дип акландылар. Комиссиядәгеләр генә моның беренче булуына шикләнеп карады. Көндәлек контрольдә булган бала берничек тә инспекторларга эләгә алмый. Менә шушы беренчедән башлана да инде ул бөтен тәртипсезлек.
Комиссия әгъзалары шулай ук клуб мөдирләренә дә балаларга карата игътибарлырак булуны таләп итү кирәк дигән нәтиҗә ясады. Чөнки нәкъ менә тематик дискотекалар сәгать 11ләргә кадәр дәвам итә икән.
Комиссия утырышында кайбер эчкече әти-әниләрнең бала тәрбиясе белән тиешле дәрәҗәдә шөгыльләнмәве хакында да сөйләшенде. Аларга катгый таләпләр куелды.
Фото: http://www.mo-yaransk.ru/city/kdn.php

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250