Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта «BALTAI AWARDS» кыска метражлы фильмнар II район фото-кинофестивале булачак

2015 елның 1 апрелендә «BALTAI AWARDS» кыска метражлы фильмнарга II район фото-кинофестивале була.

Ул традицион тормыш кыйммәтләрен яктырту аша җәмгыятьне рухи-әхлакый яктан сәламәтләндерүне күздә тота. Фестиваль муниципаль район башлыгы, район башкарма комитеты бүлекләре һәм партнерлар ярдәме белән үткәрелә.
Бурыч: фото-видеорәсемнәргә төшерүчеләргә ярдәм итү, рәсемнәр аша тормышыбыздагы матур мизгелләрне киләчәккә калдыру, район турында кино-фотоматериаллар фонды булдыру эше аша үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләү.
Фотоларга һәм видеофильмнарга конкурс бер турда үткәрелә. Беренчесе сайлап алу туры 2014 елның июленнән 2015 елның 20нче мартына кадәр.
Жюри барлык номинацияләр буенча эшләргә ябык рәвештә бәя бирәчәк. Аннан Балтач мәдәният үзәгендә номинантларның эшләре күрсәтелә.
Фестивальдә катнашу өчен 2015 елның 15нче мартына кадәр анкета-заявка белән конкурс материалларын тапшырырга кирәк. Һөнәр осталары да, һәвәскәрләр дә катнаша ала.
Конкурс ике юнәлештә: 18 яшькә кадәр һәм 18 яшьтән өлкәннәр арасында үткәрелә. Фильмнар 3 минуттан ким, 15 минуттан күп булырга тиеш түгел.
Иң яхшы эшләргә призлар билгеләнгән. Мөрәҗәгать итү өчен адрес: «Хыял» яшьләр үзәге, Карл Маркс урамы, 10А йорт. Белешмәләр өчен телефон: 2-45-65.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250