Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта Бөек Җиңүнең 71 еллыгына әзерлек эшләре турында сөйләштеләр

Бүген башкарма комитетның утырышлар залында җитәкчеләр катнашында әзерлек эшләре буенча зур җыелыш булды.

Әле кайчан гына Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән идек. Инде 71 еллыгын каршыларга да санаулы көннәр калды. Районда бу мөһим датага әзерлек буенча максатчан эш алып барыла. Әлеге уңайдан төрле юнәлештәге эшчәнлекне эченә алган чаралар планы эшләнде һәм ул инде тормышка ашырыла башлады. Бу уңайдан район җитәкчелеге Татарстан Республика Президенты каршында җавап тотты һәм ул югары бәяләнде.


Районыбызда бүгенге көндә 21 сугыш ветераны, 681 тыл ветераны исәпләнә. Социаль яклау органнары тарафыннан һәр ветеранның яшәү шартлары тикшерелеп, нәрсәгә мохтаҗ булуы өйрәнелде. Аларга ярдәм шуннан чыгып оештырылачак. Район башлыгы Рамил Нотфуллин белдерүенчә, ветераннарга ярдәм итүне кичектерергә ярамый, чөнки аларның саны көннән-көн кими. Моннан тыш, җирлекләрдәге яу кырында ятып калган балтачлыларның истәлегенә куелган истәлек такталары, һәйкәлләр яңартылачак, сугыш һәм тыл ветераннарының исемнәре мәңгеләштереләчәк, балалар һәм яшьләр арасында хәрби-патриотик тәрбия чаралары көчәйтеләчәк.

Фото: http://www.70.mou2.edusite.ru/images/pic19.jpg


Бүгенге көндә өлкәннәребезгә зур хөрмәт күрсәтелә. Программа нигезендә йортлар салына, аларга багышланган күпсанлы чаралар үткәрелә. Әмма, бу чик түгел, ветераннар һәрдаим үзләрен кайгыртуны сизәргә тиеш. Алар безгә тынычлык бүләк иткән буын, без аларга гомер буе бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250