Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта бер балага эт ташланган

Балтач урта мәктәбенең башлангыч сыйныфында укучы бер балага укырга барган чакта эт ташлана.

Редакциябезгә ярдәм сорап бер әни шалтыратты. Нишләргә дә белмим, диде ул.

- 4 сыйныфта укый торган улыма мәктәпкә барган чакта урамда эт ябышкан. Өстенә сикереп аягыннан егып шапкасыннан тешләгән, ә битен умырып кайтарган булса? Бала елап, куркып безгә шалтыратты, әле ярый администрациягә кереп качарга өлгергән. Без тиз арада шәһәр җирлеге башкарма комитетына гариза керттек. Әлеге мәсьәлә 10 көн эчендә хәл ителер, диделәр. Хәзерге законнар буенча этләрне атарга да ярамый икән. Безгә нишләргә? Барлык бала да мәктәпкә машина белән йөрми, кечкенә балалар үзләрен якларлык түгел шул әле, хәер, эттән кем саклана ала икән? Әлеге мәсьәләгә җаваплы кешеләр битарафлык күрсәтмәсен иде, бала барыбыз өчен дә газиз...

Фидәлия Закирова,
Балтач бистәсе.
Фото: vashgorod.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250