Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта бер ханым мунчада ис тиеп үлгән

Күпләр элеккеге мунчаларны мактый, имеш пары коры, суларга иркен. Ничек кенә булмасын, андый мунчаларны ягып керүдә аерым авырлыклары бар.

Авылларда торсак та инде күпләребезнең тормыш шартлары шәһәрнекеннән ким түгел: җылы су, эчтә урнашкан җылы бәдрәф, газлы мунча һәм башка уңайлыкларга ияләндек инде. Шул ук вакытта кайбер җирләрдә элекеге утын белән ягыла торган авыл мунчалары да саклана. Күпләр аны үзенчә мактый, имеш пары коры, суларга иркен. Ничек кенә булмасын, андый мунчаларны ягып керүдә аерым авырлыклары бар. Барыннан да бигрәк, мунчаның әзер булганын көтәргә кирәк, югыйсә томаланган мунчага вакытыннан алда керү фаҗига булдырырга мөмкин. Менә шундый күңелсез хәл бәйрәмнәрдә Балтач бистәсенең «СМУ» микрарайонында булды. Олы яшьләрдәге ханым мунчага баргач, анда ис барлыгын тоймый һәм якты дөнья белән хушлаша.

Якыннарыгыз, туганнарыгыз мунча ягу-керү мәшәкатьләре белән йөри икән, аларны мондый күңелсез хәлләр булмасын өчен кисәтергә онытмагыз. Бер-беребезне саклыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәхетсезлек очрагы