Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта бүген “Абунәчеләр көне” үтте

2015нче елның икенче яртыеллыгы өчен район газетасына язылырга санаулы көннәр калып бара. Шул уңайдан газета коллективы бүген «Абунәчеләр көне» үткәрде.

Вакытлы матбугатка язылу чорында ел саен абунәчеләребез өчен мондый бәйрәм ясау матур гадәткә кереп китте. Балтачлылар бүген "Хезмәт" газетасына язылудан тыш, төрле призларга, бүләкләргә дә ия булды. Чараны Балтач мәктәбенең яшь йодызчыклары үзләренең чыгышлары белән тагын да күркәм итте.

"Хезмәт" күпләрнең яраткан газетасы булып тора. Моны чарага килүчеләр тагын бер кат раслады.

- Без "Хезмәт"не бик күп еллардан бирле алдырабыз. Ничек инде монда яшәп, үз районың вакыйгалары белән танышып бармаска мөмкин? - ди Балтачта яшәүче, "Абунәчеләр көне"нә махсус парлап килгән Кәүсәрия һәм Фәнис Нәҗиповлар.

- Мин яшьрәк вакытта газетага үзем дә яза идем, хәзер олыгаеп киттем. Хәбәрчеләр хатларына күбрәк урын бирелсә, газетаның дәрәҗәсе тагын да артыр иде, дип уйлыйм. Эшегездә зур уңышлар телим, - дип ихлас теләкләрен ирештерде Рәйсә апа Әбүбакирова.

"Абунәчеләр көне" бүләкләргә дә, изге теләкләргә дә бик бай булды. 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен матбугатка язылу моның белән генә тәмамланмый, ул 25нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Сиксән елдан артык үз укучыларына тугры хезмәт иткән "Хезмәт"кә язылырга соң түгел әле. Иң мөһиме - соңга калмаска. Абунәчеләр гадәттәгечә почта бүлегендә дә, хат ташучылар аша да газета-журналларга языла алачак. Ярты елга язылу бәясе - 549 сум.Ә инде альтернатив язылырга теләгәннәргә алты айга язылу өчен 325 сум түли. Әлеге язылу төре Балтачта яшәүчеләр өчен генә отышлы. Чөнки газетаны редакциягә килеп алырга кирәк булачак. Язылыгыз һәм языгыз, безнең белән бергә булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250