Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта «бөке» бармы

Бу сорауны иртән 7дән 8гә кадәр Балтач урамында машинада йөүчеләргә бирсәӊ, алар һич тә икеләнмичә: «әйе», дип җавап бирәчәкләр. Дөрестән дә, бу вакытта бистәбезнеӊ үзәк урамнарында машинда хәрәкәтләнү кыенлаша.

Бу хәлне уӊай якка үзгәртү өчен төрле тәкъдимнәр бар, алар тормышка ашырылса, «бөке»дә шәт утырмабыз.

Казан шәһәренә иртән барганда Дәрвишләр бистәсеннән, кайтканда кичке якта компрессор заводы тукталышыннан башланган «бөке»ләрдә һәркемнеӊ утырганы бардыр. Әмма, җәмәгать болар әллә ни түгел икән әле. Безнеӊ күз алдыбызга килгән башкалабыз Мәскәү шәһәре төзелгән «бөке»ләр исемлегендә 9нчы урында тора. Дөньяда иӊ озын һәм масштаблы бөке - Колумбиянеӊ Вильявисенсио шәһәрендә икән. Анда машина йөртүчеләр көнгә уртача 3-4 сәгать бөкедә утыралар икән. Лондон, Джакарта, Милан һәм Иерусалим шәһәрләрендә дә урамда машиналар хәрәкәт итмичә еш тик торганлыгы мәгълүм.
Менә шундый «бөке».

Чыганак: Lenta.ru
Фото: http://360tv.ru/news/probka-v-10-km-obrazovalas-na-vnutrennej-storone-mkad-26123

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250