Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта “Бәрәңге сабагын алмыйлар”

“Быелга кадәр бөтен төрле чүпне дә алып китәләр иде, быел капка төбенә чыгарып куйган бәрәңге сабагын шул килеш калдырып киткәннәр. Без бит акчасын түлибез. Нигә шулай эшлиләр?”

Бу арада редакциябезгә шундый гозер белән мөрәҗәгать итүчеләр артты.

“Быелга кадәр бөтен төрле чүпне дә алып китәләр иде, быел капка төбенә чыгарып куйган бәрәңге сабагын шул килеш калдырып киткәннәр. Без бит акчасын түлибез. Нигә шулай эшлиләр?”

Әлеге сорауга «Төзекләндерү» ширкәте җитәкчесе Наил ГАБДРАХМАНОВ болай дип җавап бирде: “Дөрестән дә, быелга кадәр бистәдә дә, авылларда да барлык төр калдыкларны да җыйнадык. Хәтта таләпләргә туры килмәгән, капка төбенә тау кадәр чыгарып өйгән чүпләрне дә егетләребез төяп алып китте. Кайберәүләр егермешәр-утызар сутыйлы бакчасының бәрәңге сабакларын да шул килеш кенә капка төбенә өя башлады (рәсемдә). Бердән, килешүдә акка кара белән “үлән һәм терлекчелек калдыклары (киселгән агач ботаклары, салам, тирес, бәрәңге сабагы һәм башкалар) җыйналмый” дип язылган, икенчедән, аны башка районнарда моңа кадәр дә җыйнамадылар, өченчедән, инде полигонның аны кабул итәрлек мөмкинлеге дә юк. Әмма үз техникалары белән китергәндә без әле дә бу төр чүпләрне дә алабыз. Тагын шунысын да әйтергә кирәк: бакча гөлләрен, чәчәкләрне, тиешле таләпләргә туры китереп бәйләгәндә, элекке тәртиптә җыябыз”.

 

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык