Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта бәйрәмнән соң чыршыларны нишләтәләр?

Яңа ел үтү белән, бәйрәм күрке булып бик күпләрне сөендергән чыршылар, кирәксез әйбер кебек биналарның арткы ягында "урын ала". Әлеге күренеш ел да кабатлана.

Ясалма чыршылар куючылар шактый булса да, бәйрәмнән соң кирәксез булып яткан чыршыларны күргәч, табигый чыршы бизәгәннәрнең дә шактый булуы ачыклана.

Бәйрәм үткәч чыршыларны нишләтергә соң? Күп еллар күзәтүләремнән чыгып, шуны әйтә алам, бистәдә чүп җыя торган көнне чүп пакетлары белән бергә зур чыршыларны капка төбенә чыгарып куючылар очрый. Гыйнвар аенда чүплекләр исә шул чыршылар хисабына агач белән тула. Төптән уйлап карасаң, үз хуҗалыгыннан чыгармый гына файдалы максатларда да кулланып була, юкса. Арабызда чыршы ылысларын миллек иткән, ә ботакларын кисеп, утын итеп кулланганнар да бар. Мал-туар тоткан кеше дә чыршыларны чүплеккә илтеп ташламый, ылыслар маллар өчен бер дигән витамин. Менә шулай, җәмәгать, һәр мәсьәләдән чыгу юлы бар, күңел бирергә генә кирәк.
Фото: most161.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250