Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта бюджет оешмаларын яңа ягулык сезонына әзерләү буенча киңәшмә узды

8 июнь көнне район мәдәният йортында район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелегендә район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, бюджет оешмаларының директорлары һәм мөдирләре катнашында чираттагы киңәшмә узды.

Бу киңәшмәдә көн тәртибендә төп тема буларак, ягулык сезонына әзерлек мәсьәләсе каралды. Бу максаттан, районның бюджет оешмалары җитәкчеләре игътибарына Ростехнадзорның Идел буе идарәсе буенча ягулык сезонына әзерлек буенча җаваплы территориаль дәүләт инспекторлары: Әхмәтҗанов Рөстәм Гайсович, Шәмсетдинов Илдар Мансурович, Сабиров Илһам Әнәсович, Сабирҗанов Радик Рамилевич үз чыгышларында яңа ягулык сезонына карата булган кагыйдаләр һәм таләпләр турында искәрттеләр.

Ягулык сезонына керү алдыннан барлык төр документацияләрне тикшерү, җаваплы инструкторларга аттестация оештырылачак дип белдерделәр.

Шулай украйонның хуҗалык эксплуатацион хезмәт күрсәтү оешмасы (ХЭС)җитәкчесе Фәһим Сибагатуллин да ягулык сезонына әзерлек эшен иң беренче котельныйлардан башларга кирәк дип белдерде. “Безнең карамакта хезмәт күрсәтә торган 37 объект бар. Котельныйларның яртысыннан артыгы бүгенге көндә бик начар, хәтта ташландык хәлдә булганнарыда бар.Иң беренче чиратта газ торбаларын буярга, ишекләрне тимергә алмаштырырга, тәрәзәләрне яңартырга, бинаның нигез кырыйларын ныгытырга,түбәләрне бер кат карап чыгарга, кыскасы, иң беренче тиешле төп таләпләрне үтәргә кирәк”, дип басым ясады.

Шулай ук әлеге киңәшмәдә район башкарма комитетының беренче урынбасары Илшат Галимуллин һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов та чыгыш ясады.

Илшат Галимуллин бюджет оешмаларының биш айлыкка бюджеттан тыш керемнәр туплау буенча йөкләмәләр үтәлеше турында күрсәткечләр белән таныштырды. Куелган планны үти алмаучы оешма җитәкчеләренә карата тәнкыйть сүзләре яңгырады.

Илһам Гайнетдинов Сабантуйга әзерлек мәсьәләсенә һәм районда вакытлы матбугатка язылу кампаниясе барышына бәя бирде.

 

Рәсми Балтач

Фото: baltasi.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ягу сезоны