Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта чисталык икеайлыгы башланды

Кояш карый башлау белән кыш буе кар астында яткан чүп-чар, төзелеш материаллары баш калкытты. Үзе яшәгән территорияне һәрчак чиста тотарга күнеккән райондашлар кар эри башлауга тирә-ягын чистарта башлады.

Әмма әле арабызда төртеп күрсәткәч тә капка төпләрен, каралты-кура тирәсен чистартуны кирәк санамаган кешеләр шактый күп. Чисталык комиссиясе килеп штраф салгач, белмәдем дип судан коры чыгарга теләүчеләр дә очрый. Әмма белмим белән котылып булмый, җәмәгать. Чисталык мәсьәләсе турында газетабыз битләрендә еш яктыртабыз. Күңелсез хәлгә калган кешеләр хакында да гыйбрәт итеп язабыз.
1нче апрельдән районда чисталык икеайлыгы игълан ителде. Чисталык комиссиясе рейдларны район үзәгеннән башлады. Бүген комиссия әгъзалары бистәнең Высоцский, С.Хәким, Төзүчеләр урамында булып, биредә яшәүчеләр белән аралашты. Капка төпләрендә өелеп торган төзелеш материаллары, инде дистә елдан бирле ятып мүкләнеп беткән ташлар һәм бүрәнәләрнең киләчәге хәл ителде. Күпкатлы йортлар да игътибардан читтә калмады. Йортлар тирәсендәге кипкән үләннәр әллә кайдан сәлам биреп утыра. Янәсе, килегез, күрегез, биредә нинди тәртипсезлек дия күк.
Хөрмәтле райондашлар! Яшәгән җиребез матур булса, үзебезгә дә уңайлы булачак. Тирә-ягыбызны чистарту, ямьләндерүдә актив катнашыйк. Җир-Анабызны кадерләп, хөрмәтләп яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250