Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта чәй җитештерә башлаганнар?

Без кечкенә чакта букет итеп әнигә бүләккә дип җыеп алып кайткан матур чәчәкләр, баксаң, бик файдалы Иван-чәй булган икән.

Кунакка килгән чакта һәрдаим сумка тулы күчтәнәчләр белән килүче әнием берсендә тәм-томнар белән бергә чәй дә алып килгән иде.

- Әни, чәйне сиңа без күчтәнәчкә алып кайтырга тиеш, юкса, – дим.

- Кызым, монысы үзебез җитештергән чәй аның, –  ди әни.

- Әллә Балтачта чәй җитештерә башладылармы?

- Юк, Иван-чәй бит бу.

Дуслар әлеге чәйнең рецепты белән сезне дә таныштырыйм әле. Иренмәгез ясап карагыз әле. Тәмле дә, файдалы да, арзан да.

Яфракларны июнь ахырыннан августка кадәр (чәчәкләр йон очырганчы) җыярга була. Һава торышы коры булганда, чиста урыннарда үсә торган үсемлекләрнең яфракларын җыярга кирәк. Алып кайткан чиста яфракларны җилсез, кояш төшми торган урынга, тукыма өстенә юка гына итеп җәеп салып, 12 сәгатькә якын тотасы. Яфраклар шиңеп китәләр, яңа җыйган шикелле, кыштырдап тормыйлар.  Тирән, киң табакка яфракларны салып, кул белән камыр басу хәрәкәтләре ясап, 15-20 минут чамасы изәсең. Нәтиҗәдә яфракларның структурасы бозыла, сок бүленеп чыга. Яфрак каралып китә. Мондый массадан эре яфраклы чәй (крупнолистовой) ясала. Шуннан соң изелгән массаны эмаль, керамик яки пластмасса савытларга тыгызлап тутырып, авыр әйбер бастырып куярга кирәк. 16-18 сәгать әчү процессы бара. Караштырып торыгыз, артык озак тотып, күгәрмәсен! Әлеге массаны, юка гына итеп таратып, күләгәле җиләс урында яки газ мичендә киптерергә була. (Теләгән кеше иттарткыч аша чыгара да ала, болай эшләгәндә чәегез вак грануллалы булачак). Әзер продукцияне кәгазь пакет, коробка, пыяла, калай банкаларда караңгы урында сакларга кирәк.

Бу чәйгә кипрейның кипкән чәчәкләрен, чабрец, мелисса, бөтнек кушып эчәргә дә мөмкин. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев