Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта да Татарстанда игълан ителгән су объектларында куркынычсызлык айлыгы гамәлдә

Быел Татарстан күлләрендә һәм елгаларында 118 кеше һәлак булган.

Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 12 кешегә азрак. Берникадәр уңай динамика күзәтелүгә карамастан, соңгы 3 айда гына да суда 18 гадәттән тыш очрак теркәлгән. Һава температурасы түбәнәюгә һәм сулыкларда боз барлыкка килә башлауга бәйле рәвештә, су объектлары кешеләр иминлеге өчен аеруча зур куркыныч тудыра.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында уздырылган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары, Татарстанның кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов бәян итте.
Ул искәртеп узганча, балык тотарга һәвәс кешеләр, юка боз катламы барлыкка килә башлау белән, гомерләрен куркыныч астына куеп, боз катламының тиешле куркынычсызлык таләпләренә туры килүе-килмәвен тикшереп тормастан, ныгымаган боз өстенә чыгарга ашыга. Республиканың кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы китергән статистик мәгълүматларына караганда, узган кышкы чорда, әйтик, боз астына китүгә бәйле 13 очрак теркәлгән, нәтиҗәдә, 10 кешенең, шул исәптән 1 баланың, гомере өзелгән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле искәртеп узганча, бозга ялгыз чыгу өчен аның куркынычсыз катламы күлләр һәм буаларда кимендә 10 см, елгаларда 15 см булырга тиеш. Ныгыган боз барлыкка килсен өчен исә һава температурасының ике атна дәвамында 15 градустан түбән торуы зарур.
Аерым алганда, бүген беренче юнәлеш буенча 30 меңгә якын кешене, шул исәптән балаларны, колачлаган 2,3 меңләп дәрес үткәрелгән. Массакүләм мәгълүмат чараларында сулыкларда үз-үзеңне куркынычсыз тотуның төп кагыйдәләрен искәрткән 100дән артык тематик материал дөнья күргән.
Моннан тыш, Татарстанның аз сыешлы суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре кешеләрнең күпләп бозга чыгу урыннарында патрульлек итәчәк. Рейдлар вакытында боз катламының калынлыгы, бозга чыгуны тыю билгеләренең булу-булмавы тикшерелә.
1 ноябрьдән Татарстанның су объектларында куркынычсызлык айлыгы гамәлдә. Аның кысаларында кешеләрнең бозга чыгу урыннарында профилактик чаралар, бозда балык тотарга яратучылар белән әңгәмәләр уздыру ниятләнә. Аларга суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп, боз астына төшеп киткән очракта үзеңә һәм башка кешегә ярдәм күрсәтергә өйрәтәчәкләр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары 7 см-дн азрак калынлыктагы бозга чыккан гражданнарга 1,5 мең сумнан алып 2 меңгә кадәр штраф янаганлыгын искәртте, вазифаи затларга - 5 меңнән алып 7 меңгә кадәр, юридик затларга - 30 меңнән алып 70 меңгә кадәр, дип искәртте.
Бүгенге утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров авыл җирлеге башлыкларына һәм вазифаи затларга боз өстендә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча конкрет бурычлар билгеләде.
Фото: http://tutgrodno.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250