Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта эшсезләр саны кимегән

Татарстанда 16 мең 375 кеше эшсезлек буенча исәптә тора. Бу республикада яшәүче хезмәткә яраклы кешенең 0,8 процентын тәшкил итә, дип белдерә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.

Бу исәптән безнең райондагы мәшгульлек үзәгенә ел башынннан 233 кеше мөрәҗәгать иткән булган. Әлеге сан гел үзгәреп тора. Хәзерге көндә 124 кеше исәптә тора. Бу сан узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 31 кешегә кимрәк. Ел башыннан мәшгульлек үзәге аша былтыр - 208, быел 234 кеше эшкә урнаштырылган. Арада үзләре эш урыннары табучылар да бар.

Илдә кризис шаукымы әле һаман дәвам итсә дә, хезмәт урыннарында кыскартылулар булып торса да, район җирлегендәге төрле оешмаларда, авыл хуҗалыгы җәмгыятләрендә, шәхси эшмәкәрләрдә эш урыннары һәм буш вакансияләр очрап тора. Эшләргә һәм тормыш алып барырга теләге булганнар әмәлен, ялкаулар сәбәбен таба шул.
Фото: http://zauralonline.ru/news-kurgan-obl/economy/bezrabotica-v-zaurale-kak-ne-podatsja-krizisu-24464.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250