Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта «Халык инвентаризациясе» акциясе башланды.

Балтачыбызда һәм авылларда еллар дәвамында ярымҗимерек хәлдә торган биналарны, хуҗасызлык хөкем сөргән җир кишәрлекләрен барлау чараларына керештеләр. Бу турыда карарга Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин кул куйган.

Балтач бистәсендә яшәүчеләр, «бездә андый җирләр бармы соӊ?», дип җилкә сикертергә мөмкиннәр. Әйдә, як-ягыбызга карыйк әле. Хуҗасыз биналар, файдаланылмаган җирләр аерым исәптә булырга тиешләр.
Мәсәлән, дәүләт төзелеш Программалары аша торак салу мәсьәләсенә керешкәнче, иӊ башта бу мәйданда коммуникацияләрнеӊ булуы шарт. Хуҗасыз биналар, ташландык кишәрлекләр ачыкланганда, соӊыннан аукцион аша сатылса, район бюджетына сизелерлек файда булыр иде. Дөрес, һәр ташландык бина әле ул хуҗасыз дигән сүз түгел. Әмма, инвентаризация җавапсыз хуҗалардан үзләренең биналарын төзекләндерүне таләп итү өчен дә кирәк.
Балтачта ташландык биналарның һәм җир кишәрлекләренең урыннарын 2-54-36, 2-45-80 телефонары аша хәбәр итәргә, шулай ук район Советыныӊ baltasi.tatarstan.ru сайтына да җибәрергә мөмкин. Авылларда бу мәсьәлә буенча авыл җирлекләренә мөрәҗәгать итәргә була. «Халык инвентаризациясе» («Народная инвентаризация») акциясе 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.
Фото: http://gov.cap.ru/SiteMap.aspx?gov_id=397&id=1745395

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250