Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта халыкта канәгатьсезлек тудырган вышка калырмы, алынырмы?! (+фото)

13 сентябрь көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелелегендә районда четерекле мәсьәләне күтәргән киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә Балтач бистәсенең Космонавт урамында мех әйберләр фабрикасы ишек алдына чираттагы кәрәзле элемтә вышкасы куюга каршы булган җирле халыктан кергән хат каралды.

"...Бу кәрәзле телефон вышкасы халык иң тыгыз урнашкан урынга куела. Монда шәхси хуҗалык белән торучылар да күп, күпфатирлы йортлар да ерак түгел. Хәтта Ленин урамындагы күпкатлы йортлар шул антенна биеклегендә генә. Сәламәтлеккә никадәр күләмдә зыянлы булуын беләбез, ул нурланыш таратучы чыганак булачак" , дип мөрәҗәгать иткәннәр. Хат азагында район җитәкчелегенең бу корылма куелуны контрольгә алып, өйрәнүләрен, җирдән файдаланучы оешманың тиешле таләпләрне бозмавын, бу гамәлнең закон нигезендә туры китереп эшләнүен сорыйлар. Хат рус һәм татар телләрендә язылган, хат ахырында вышканы Космонавт урамында урнаштыруга каршы булучыларның куллары куелган. Киңәшмәдә хат азагында куелган имза ияләре арасыннан бары тик пенсия яшендәге Роза Садыйкова гына катнашты.

Халыкны борчуга салган мондый эчтәлектәге хатка җавап бирү йөзеннән үткәрелгән киңәшмәгә чакырылучылар арасында Казаннан ук кайткан Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең күзәтчелек бүлеге баш белгече, эксперт Фәния Фоат кызы Хисамова һәм шушы ук идарәнең Арча, Биектау территориаль бүлегенең Балтач районы өчен җаваплы белгече Фәния Мөхәммәт кызы Сабирова, район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина, районның "Росреестр" идарәсе белгече Диләрә Зарипова, район башкарма комитетының юридик бүлек мөдире Раил Мостафин, район төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев һәм башка җитәкчеләр дә бар иде.
МТС операторы антеннасы урнаштыралачак бу вышканы куйдырту буенча Чулпан Гыйбадуллина җаваплы. Чулпан Альберт кызын, районда булмау сәбәпле, киңәшмәдә күрү насыйп булмады. Аның урынына законлы вәкиле - әнисе Фирдәүсә Фәртовна Фәхретдинова килгән иде.
Фирдәүсә Фәртовна: "Бу вышканың җир участогы җитештерү базасы территориясендә дип рәсмиләштерелгән. Биеклеге 32,5 метрлы, элек куелганнары 25 метр биеклектә генә. Ай ярым дәвамында вышканы кую өчен биологлар килеп тикшерү уздырдылар. Актлар төзелде. Безнең тарафтан закон бозу очрагы юк, җирне дөрес итеп файдаланабыз", дип аңлатма бирде.

"Росреестр" идарәсе белгече Диләрә Зарипова: "Нигезле һәм зур фундаменты булмаган объектларга район башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура бүлегеннән төзелеш алып бару өчен рөхсәт алырга кирәк түгел!" дип искәртте.

Ә "Роспотребнадзор"ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең күзәтчелек бүлеге баш белгеч-эксперты Фәния Хисамова: "Тик шулай да вышканы утыртканчы иң элек санэпидеомология үзәге тарафыннан расланган бәяләмә булу шарт. Шул документ булмый торып, вышканы куярга, антенналарны урнаштырырга, аларны элемтә чыганагына тоташтырырга һәм файдаланырга рөхсәт ителми. Зур шәһәрләрдә мондый төр антенналар, санитар нормаларны бозмаган очракта, күп катлы торак йортларның яки биналарның, мәдәният йортларының түбәләренә үк тә куела. Мәгълүмат кабул итү һәм тарату җиһазы тиешле таләпләр буенча урнаштырыла, ул бер юнәлештә генә бара. Электр магнитлы нурланышны тикшерү максатыннан экспертиза нәтиҗәләре ясала. Шулай ук лаборатор тикшеренү нәтиҗәләре дә булу шарт. Бу очракта белгечләр вышкадан тарала торган элемтә дулкынының таралу ешлыгын һәм нурланышның радиусын тикшерү максатыннан якын-тирәдә яшәүчеләрнең өйләренә кереп тикшерү үткәрергә дә мөмкиннәр. Бу хакта гражданнар белеп торсыннар иде.

Халык нигездә, бу антенналар сәламәтлеккә зыян сала, нурланыш тарата дип курка. Әйе, ләкин хәзерге антенналар заманча яңа төр технологияләр белән җиһазландырыла. Алар элеккегеләре кебек үк куркыныч тудырырлык дәрәҗәдә зарарлы түгел. Күпкә сыйфатлырак. Нурланыш ягына килгәндә, цивилизация алга киткән саен нурланыш таратучы приборлар артканнан-арта бара. Безнең өйдәге электр җиһазларының барысы да нурланыш тарата. Кәрәзле телефон, компьютер, телевизор, кыска дулкынлы мич һ.б. Бу антеннаның зыяны кыска дулкынлы мич эшләгәндә бүленеп чыккан нурланыш белән бер төсле үк дәрәҗәдә.
Комиссия тарафыннан белгечләргә биредә өстәмә тикшерү эшләре алып бару йөкләнде. Вышканың биеклеген, антенналарның дөрес куелышын, элемтә дулкыннары таралу юнәлешен һәм радиусын җентекләп өйрәнергә дип бурыч куелды. "Димәк алда күп төрле экспертиза һәм лаборатор тикшерүләр үтәчәк. Әгәр дә сәламәтлеккә чын мәгънәсендә, зыяны бар икән, вышка кую процессы туктатылып, ул урыннан алыначак. Монда халык белән килешенеп, кулланучы хокукларын яклап, уртак фикергә килеп эшләргә кирәк!" дип белдерде комиссия рәисе.

Район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина да хатта күтәрелгән мәсьәләгә ачыклык кертеп, Балтач бистәсендә булган берничә вакыйганы мисал итеп китерде. Узган елларда үзәк ашханә һәм итек цехы янәшәсенә куелып, бераздан соң алынган вышкаларның алыну сәбәпләрен аңлатып үтте. "Вышка куюда файдаланыла торган җир документлары тәртиптә булмау сәбәпле, тикшерүләр барышында җирне рәсмиләштерүдә закон бозу очраклары, таләпләр үтәлмәү ачыкланды һәм суд аша ул вышкалар аннан алынырга мәҗбүр булды", диде.

Киңәшмә азагында район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров комиссия вәкилләре белән уртак фикерләшкәннән соң район башкарма комитетының юридик бүлек мөдире Раил Мостафинга бу мәсьәләне хәл итү өчен өстәмә тикшереп Карар кабул итүне суд органнары аша башкарырга дигән күрсәтмә бирде.
Әлеге комиссия вәкилләре вышка куелган урында булып кайттылар.
Рәсми Балтач
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250