Балтачта "Хәтер агачы" барлыкка килде
Балтач урта мәктәбенең 2 б сыйныфы укучылары җитәкчеләре Фәридә Низамова белән шушы көннәрдә "Хәтер агачы" дигән проектларын тәмамлады.
Әлеге проектны тормышка ашыруда сыйныф җитәкчеләре Фәридә Раифовна, укучыларның әти-әниләре бик зур булышлык күрсәтте.
Проектны тормышка ашырганда гаилә архивлары барланды, өлкәннәр белән очрашып сөйләшүләр үткәрелде. Иң мөһиме, укучылар әйтеп-аңлатып бетермәслек зур хезмәт башкарды. Хәзер аларның бабалары, карт бабалары сыйныфларының "Хәтер агачы"нда урын алды. Чыннан да алар онытылмады, батырлар даны мәңгелек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев