Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта иң өлкән ветеранны котладылар. Кем ул? (+фоторепортаж)

Район башлыгы иң өлкән ветеранны бәйрәм белән котлады.

"Халыкара Өлкәннәр көне" кысаларында Гондыр авылында яшәүче районның иң өлкән кешесе, тыл ветераны, 103 яшьлек Васильева Ольга Васильевнаны Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Шубан авыл җирлеге башлыгы Раиф Мөҗипов котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Балтач муниципаль район башлыгы Ольга Васильевнага бүләк-күчтәнәчләр тапшырды.
Васильева Ольга Васильевна бүгенге көндә туганнары гаиләсендә гомер итә. Туганының кызы Мария апага да киләсе елга 90 яшь тула. Алар үзләрен һәрчак тәрбияләп, карап торганы өчен кызлары Лариса белән Ленага бик рәхмәтле.
Лариса Гондыр һәм Ярак Чурма авылларында фельдшер булып эшли. Һәрчак игътибарлы, ихтирамлы, исән генә була күрсен. Безне дә тәрбияли, авыл халкын да дәваларга өлгерә, дип сөенә өлкәннәр аның турында.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250