Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта “Иминлек тәгәрмәче” узды

Ел да уза торган "Иминлек тәгәрмәче" район ярышы быел да оешкан төстә матур гына узып китте.

Яшь инспекторларны район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Р.Шәймөхәммәтов, район мәгариф бүлегеннән Ә.Тәкиева котлаганнан соң, балалар группаларга бүленеп, төрле станцияләргә таралды. Ә станцияләрдә аларны юл иминлегенә кагылышлы төрле дәрәҗәдәге сынаулар көтеп тора иде.

Берәүләр велосипедның төзелешенә кагылышлы запас частьларны аеру белән мәшгүль булса, икенчеләре юл кагыйдәләре буенча Рафил абыйларында имтихан тотты. Өченчеләре беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча тест тапшырган арада, дүртенчеләре велосипедта фигуралы йөрү буенча үз осталыкларын күрсәтте, юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы кроссвордлар чиштеләр. Менә нинди зур сынаулар аша гына җиңү килде, балаларга.

Ә җиңүчеләргә килсә, зур җиңүне - беренче урынны Салавыч күппрофильле лицей яшь инспекторлары яулады. Икенче урынга гимназия командасы, өченче урынга Бөрбаш командасы лаек булды. Ниһаять, бөрбашлылар элеккеге даннарын кире кайтарырга җыеналар бугай. Шул ук вакытта, Арбор мәктәбенең өч ел рәттән команда җибәрмәве дә билгеләп үтелде.

Ни сәбәптәндер, мондый сынаудан Алан, Яңгул балалары да мәхрүм калдылар. Югыйсә, мондый ярыш кайда бар әле ул, ярышта катнашкан бер бала да бүләксез кайтып китми. Ярышларны оештыруга зур көч куйган район мәгариф һәм ЮХИДИ бүлегенә, мәгариф программаларын финанслау дирекциясенә рәхмәттән башка сүз юк, минемчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250