Балтачта җитәкчеләр үзгәрде, әмма сыйфат яхшы калды (+фоторепортаж)
"Сүнмәс дәрт"леләр Кырлайга барып Габдулла Тукай музеена сәяхәт кылып кайтты.
Юбилей кичәсенең йомгаклау сүзендә Гадения ханым мине үзебезнең фотографыбыз дип таныштырды. Мин бу сүзне кабул итәм - инде ун ел чамасы ветераннар советы һәм "Сүнмәс дәрт" клубы оештырган чаралардан (егермедән артык) бик күп рәсемнәрем бар. Алар барысы да компьютерымда тәртипләп урнаштырылган. Кирәксенгән кешеләргә кәгазъгә дә ясап бирәм, аңа да җиһазлар үземдә. Юбилей кичәсе вакытында урнаштырылган стенд та үземнең архивтан алып мин ясаган рәсемнәрдән төзелгән иде. Ләкин мине бер әйбер борчый. Бу бихисап күп рәсемнәр арасыннан кайчан да булса, кайда да булса кирәклесе чыкмас микән. Алар кайчандыр тарихка әйләнәчәк бит. Берәр электрон саклагычка куюны күздә тотуым.
"Сүнмәс дәрт"леләр кышкы сезонда халыкка хезмәт итсә, җәй җиткәч ял итеп; көч, витаминнар җыеп алдагы сезонга әзерләнәбез. Бездә әле ял итәргә дә, өй тирәсендәге эшләрне башкарырга да энергия кала. Ә ял сезонын инде ачып та җибәрдек - 12 майда Кырлайга барып Габдулла Тукай музеена сәяхәт кылып кайттык. Кайтканда Арчадагы "Казан арты" тарих этнография музеенда да булдык. Сәяхәтне оештыручылар район Мәдәният бүлеге җитәкчесе Илдар Насыйбуллин, мәдәният үзәгенең сәнгать җитәкчесе Наилә Атабаева, автоклуб мөдире Римма Гәрапшина, "Сүнмәс дәрт" клубы җитәкчеләре Гадения Зәкиева белән Зөлфирә Камалова булсалар, культура йорты (җитәкчесе Айрат Хәйруллин)автобусында Марат Шакиров бик җайлап кына йөртеп кайтты. Хәзер, бакчадагы язгы эшләрне тәмамлап, җәйгә тәгаенләп куелган башка эшләрне башкарырга була.Түбәндә - сәяхәттә төшергән рәсемнәрем.
Вагиз Таҗиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев