Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта иясез этләр сарыкларга ташланган (+фото)

Балтачта тагын көтүләре белән этләр йөри башлады

Иясез этләр кабат төнлә шәхси хуҗалыкларга "кунак"ка кереп, бик күпсанда куяннарны, тавыкларны харап итә, сарыкларга ташлана башлады.

Балтачтагы бу картинаны ятлап бетердек инде. Зыян килгән кешеләр кемгә мөрәҗәгать итәргә белми тилмерә. Җирлек башлыгына бу хакта ничәме-ничә әйтелсә дә, һәр мөрәҗәгать һавада эленеп кала.

Иясез этләрнең кешеләр, аеруча балалар өчен дә куркыныч тудыруына, әти-әнидән башка, беркемнең дә исе китми.

Күпме зыян, күпме күз яше белән бәйле әлеге иясез, бәйсез этләрне юкка чыгарырга нигә беркем дә алынмый? Хәвеф-хәтәр булганын көтәбезме?

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иясез этләр