Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта кайчан бассейн ачылачак?

Балтач халкы спортны бик ярата. Бистәдә спорткомплекс ачылу спортчыларга зур мөмкинлекләр тудырды. Инде райондашларыбыз боз сарае, бассейн турында да күптән хыяллана.

Эх, үзебездә булса, Арча һәм Сабаларга йөрмәс идек, диләр. Бер ел элек килеп ирешелгән яңалык сүнә барган өметләрне тагын уятты. Балтачта СМУ микрорайонында бассейн төзеләчәк. Инде халык төзелеш эшләренең кайчан башлануын көтә. "Радик" кибете каршындагы мәйданда электрлар сузылып, вагоннар китертелгәч, халык тагын җиңел сулап куйды. Олы юлдан үткәндә Шушма болынлыгындагы шул вагоннарны күрү белән һәркем бер сорауны кабатлый төзелеш ныклап кайчан башлана соң? Якын киләчәктә, җәмәгать! Көтик. Спорткомплекслы булдык бит, бассейнлы да булырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250