Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта каз өмәләре гөрли.

Авылларда күңелле мәшәкатьләр чоры - каз өмәләре гөрли. Әмма шул мәшәкатьләрдән дә тәм табып, хезмәттән курыкмый яшәүчеләр 50шәр баш каз үстерә.

Зур табыш алырга теләүчеләр 1-2 көнлек бибине алып, карап үстереп, суеп сатуны кулаерак күрә. Әгәр дә авыл тирәсендә сулыклар, елга-күлләр дә булса, хуҗалыгында каз-үрдәк үстерүче хуҗабикәләр өчен бу үзе бер сөеннеч.

Бер каз түшкәсен зурлыгына карап, 1200-1500 сумга сатып, гаилә бюджетына шактый гына файда эшләргә мөмкин. Аш-су осталары тагын да керемлерәк юлларын эзләп таба - казларны пешереп, каклап яки ыслап, мәҗлесләр өчен махсус бизәп, матурлап төреп уңай гына бәягә тәкъдим итәләр.
Фото: http://www.bashinform.ru/news/595565/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250