Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта көчле җил һәм бозлы яшенле яңгырлар килүе мөмкин

Көндез һава температурасы 20дән 25 градуска кадәр җылыначак.

Бүген, 3 июньдә, Татарстан территориясендә төнлә урыны белән яңгырлар көтелә. Иртән һәм көндез кыска вакытлы яңгырлар республиканың күпчелек районнарында узачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Моннан тыш, көндез урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр кыска вакытлы җил көчәюе ихтимал, кайбер урыннарда боз яварга мөмкин. Аерым алганда, Татарстан синоптиклары Казанда җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәюе белән яшенле яңгыр булачагы турында кисәтә.

Төнлә термометр баганалары 10 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава +20, +25 градуска кадәр җылына.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, метеорологлар фаразына караганда, Татарстанда эссе һава якшәмбегә кадәр саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев