Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта кемнәрдер өендә рәхәткә кинәнсә, кемнәрдер черек бәдрәфкә йөри (фото)

Балтач бистәсенең Ленин урамында 131нче номерлы ике катлы йорт бар. Автовокзал, икмәкханә каршында икәнлеген чамалагансыздыр инде. Менә шушы йорттагылар олы һәм кече йомышларын үтәү өчен урамдагы бәдрәфкә йөриләр, чөнки фатир эчендә уңайлы шартлар тулысынча каралмаган.

Менә шул бәдрәф дигәннәре инде әллә ничә еллар биредә яшәүчеләргә хезмәт итә-итә искереп, череп, тузып беткән. Олылардан кала, бала-чагасы да шунда йөри, арада инвалидлар да бар.
Бүгенге көндә бәдрәф бик аяныч хәлдә, кемнеңдер "хәзинәләр" янына төшеп киткәнен көтәсе юк, алыштырырга вакыт җитепме-җиткән инде. Апрель аеннан, язгы суларны кичкәннән бирле биредә яшәүчеләр районның торак-коммуналь предприятиесенә яңа бәдрәф сорап мөрәҗәгать итә, әле нәрсә, әле боҗра юк, дип гел кичектерә киләләр. Шушы көннәрдә уңай җавап ишетелгән үзе. Димәк, биредә яшәүчеләрдән киләсе көннәрдә рәхмәт сүзе дә ишетеп, яңа бәдәрәфне сайтыбызга да куярлык булыр әле. Бәдрәф ясау ай буена сузыла торган эш түгел, проблемасы булмаса, бер көндә дә хәлеп итеп була аны. Бары тик кеше хәленә керә белеп, кулыңа корал тотып, иренми эшләү генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250