Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта кошларга да фатирлар бирәләр (+фото)

“Балтач” дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре Балтач гимназия укучылары белән берлектә уку йорты янәшәсендәге каенлыкка сыерчык оялары урнаштырды.

Район мәктәпләрендә апрель аенда экология темаларына багышланган бик күп төрле чаралар үтте. Алар барысы да санитар-экологик икеайлык кысаларында узды, белем бирү учреждениеләре шулай итеп, “Эккояз” конкурсына кушылуларын белдерделәр. Укучылар төрле чараларда катнашудан тыш, сыерчык оялары конкурсында да бик теләп катнашты. Хәтта балалар бакчалары читтә калмады. Конкурска килгән ояларны “Балтач” дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре Балтач гимназия укучылары белән берлектә уку йорты янәшәсендәге каенлыкка урнаштырды. Кыскасы, укучылар әйткәнчә, кошларга фатирлар бирелде. Ә конкурс җиңүләренә килсәк, менә алар:

Балалар бакчалары арасында:
1 урын – Рамил Зиннатуллин (Салавыч);
2 урын – Азамат Исмәгыйлов (Сосна);
3 урын – Илназ Минһаҗев (Сосна).

1-4 сыйныфлар арасында:
1 урын – Раяз Габдрахманов, Яңгул мәктәбе;
2 урын –Диләрә Хаҗиева, Норма мәктәбе;
3 урын – Гүзәл Хаҗиева, Смәел мәктәбе;
3 урын –Азалия Хәбибуллина, Түнтәр мәктәбе.

5-8 сыйныфлар арасында:
1 урын – Гөлшан Шиһабетдинова, Норма мәктәбе;
2 урын – Рамазан Сабиров, Балтач мәктәбе;
3 урын – Диләрә Ибраһимова, Салавыч лицее.

9-11 сыйныфлар арасында:
1 урын – Ландыш Латыйпова, Салавыч лицее;
2 урын – Илшат Хафизов, Кече Лызи мәктәбе;
3 урын – Шамил Мәрданов, Карадуган гимназиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Экояз-2018