Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта – кышкы фестиваль

Балтач районында кышкы фестиваль уздырылган.

Биредә гаиләләр көч сынашкан. Мәктәп укучылары һәм бакчага йөрүче балалар өчен дә ярышлар уздырганнар. Алар чана шуганнар. Бу хакта Балтач районының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновтан сораштык.
– Район халкының яллары күңелле узсын өчен барысын да эшләргә тырышабыз. Гаиләләргә кагылышлы чараларны әтиләр союзы рәисе Булат Зыятдинов башлап йөри. Яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Рөстәм Зaһидуллин да бик актив. Гыйнвар ялларында районда 46 чара уздырырга планлаштырып куйган. Бәйрәмгә килүчеләргә дә, катнашкан һәркемгә дә чиксез рәхмәт, – ди ул.

Болай матур итеп бизәлгән атларны исә Балтачта гына күреп була. Монда һәр җирлектә җигелгән ат бар. Кышын төрле авыллардан бизәлгән 15 ат ярышларга катнашып йөри. Атка аерым мәхәббәт бездә, ди Балтач халкы. Ел саен бер оешма атлар җигеп ярыш үткәрә икән. Карадуган җирлеге музейда зур кышкы бәйрәм уздырса, оешмалар арсында чаңгы ярышы үткәрәләр. Әби-бабайлар да читтә калмый. Алар өчен “Адымнар” дип аталган скандинавия йөрүе үткәрелә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

https://vatantat.ru/2021/01/43597/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев