Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта әле дә комсомоллар яши?! (+фоторепортаж) 

Районның хатын-кызлар оешмасы "Күңелләрдә йөргән яшьлек хисе энҗе-мәрҗән булып чигелә" дигән чара уздырды. 

Әлеге чара "Оста куллар" түгәрәнең – 10, ә комсомолның 100 еллык юбилее уңаеннан уздырылды. Әлеге ике юнәлешнең нинди уртак ягы бар дияр кайберәүләрегез. Түгәрәккә йөрүче гүзәл затларның барысы да комсомол чорында тәрбияләгән буын. Еллар үтсә дә, комсомол инде тарихта да гына калса да, алар әле дә күңелләре белән һаман комсомоллар, янып яшиләр, эшлиләр һәм иҗат итәләр. 
– Хатын-кызлар оешмасының төп бурычы – тәрбия. Районыбыздагы 34 меңнән артык халыкның 52 процтын хатын-кызлар тәшкил итә. Безнең оешма алар тәрбиясе өчен җаваплы. Без мәктәпләрдә дә булабыз, авылларга да чыгабыз. Туры юлдан тайпылганнарны, эчкече хатын-кызларны тормышка кайтаруда төрле юнәлешләр буенча эш алып барабыз. Әле алай гына да түгел, матур тормыш алып барган, әмма көзге, кышкы кичләрне ничек үткәрергә белмәгән хатын-кызларыбызның көнкүрешен кызыклы итү өчен төрле чаралар уйлап табабыз. Шундый юнәлешләрнең берсе "Оста куллар" түгәрәге, биредә без чигәбез, бәйлибез. Остабыз, әлбәттә, комсомолның әнисе Ленура ханым Сафина. Бүгенге юбилей кичәсенә дә комсомолларның бергә җыелу юкка түгел. Максатыбыз яшьлек елларын искә алып, хатирәләр белән уртаклашу, – диде район хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фирая Хәкимҗанова. 
Чыннан да, чара барышында бик күп хатирәләр барланды, шигырләр сөйләнде, җырлар җырланды, комсомолның чын тәрбия чыганагы булуына  басым ясалды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комсомол