Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта "Үлемсез полк"ка кушылучылар игътибарына!!!

9 май - район үзәгендә Бөек Җиңү хөрмәтенә уза торган парадта соңгы елларда "Үлемсез полк" отряды үтә башлады.

Әлеге чара елдан-ел камилләшә, масштабларын киңәйтә, халыкны күбрәк җәлеп итә бара. Районыбызның мәгари учреждениеләре, хезмәт коллективлары һәм үз теләге белән кушылучылар саны арта бару - күңелле күренеш.
9 май көнне - район эчке эшләр бүлеге бинасы (РОВД) янында "Үлемсез полк" акциясенә кушылучылар өчен 9.00 - 9.45 минутка кадәр регистрация үткәреләчәк.
Хөрмәтле райондашлар, бакча һәм мәктәп коллективлары, сугышта катнашкан әби-бабайларның яки гаиләдәге башка фронтовик туганнарның фотосурәтләрен тотып килүчеләр, теркәлү узарга онытмасагыз иде.
Әлеге акция шулай ук 7 һәм 8 май көннәрендә авыл җирлекләрендә узган барлык бәйрәм тантаналарында да күзәтелер дип көтелә.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен район мәгариф идарәсе җитәкчесенең ярдәмчесе Индира Рашидовна Гариповага 89172593390 телефон номерына шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250