Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта миләш бик уңды, кышы нинди булыр...

Ашлык урганда салам шартлап сынса, яңгыр булыр.

Әгәр көз көне каен агачлары астан саргаеп, яфракларын астан коя башласалар - ел җылы килә, ә өстән саргаеп, өстән яфрак коя башласалар - ел салкын килә.

Имәндә чикләвек күп булса, кыш каты килә.

Каен суы күп акса, җәй яңгырлы була.

Кузгалак күп булса, кыш җылы булыр.

Суган кабыгы калын булса, кыш салкын була.

Урган камылдан су чыкса, яңгыр явар.

Урман җилсез шауласа, яңгыр булыр.

Миләш күп булган елны чир күп була.

Миләш күп булса, кыш салкын килә, диләр. Карап карыйк инде, быел миләш-баланнар бик күп, ә кышы нинди булыр...

Сынамышларны Ясминә Шәмсетдинова туплады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250