Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта Нормадагы һөнәр лицее пешекчеләре өчен бәйге үтте

Шушы көннәрдә Балтач бистәсенең "Каенлык" кафесында Нормадагы һөнәр лицеенда белем алучы пешекче кызлар-егетләр үз осталыкларын күрсәтте.

Хәзер нинди генә бәйрәмнәр юк, һәр һөнәрнең үз көне бар. Шушы көннәрдә пешекчеләр дә үз бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Әлеге бәйрәмне тагын да истә калырлык итеп үткәрү өчен "Хыял" яшьләр үзәге хезмәткәрләре пешекчеләр арасында бәйге оештырды. Бәйгегә Нормадагы һөнәр лицеенда белем алучы пешекче егет-кызларны чакырды. Алар исә "заманча кафеда үзеңне сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек бит", дип бик теләп риза булдылар.

Менә ул бәйге буласы көн: дулкынлану хисе йөзләренә чыккан, кемдер өй эше итеп әзерләнеп килгән композицизияләргә соңгы штрихлар ясый, кемдер теоритик яктан белемнәрен исенә төшерә. Шул минутларда залда бәйгедә катнашучы егет-кызларны көрәш мәйданына чакырып, көчле музыка яңгырый. Пешекчеләребезне иң элек яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, бәйгедә уңышлар теләде.
Аннан соң конкурсантлар алдан әзерләп алып килгән җиләк-җимешләрләрдән композиция тәкъдим итте, кулинар викторинада көч сынашты, соңрак тәкъдим ителгән азык-төлектән өч төрле ризык әзерләделәр. Киеренке ярышта беркемнең дә сер бирәсе килмәде. Егет-кызлар үзләренең белемнәрен гамәлдә кулланганда җанатарлар арасында да ярышлар үткәрелде. Бик күңелле, кызу темпларда үтте чара. Беренче коймак төерле була дисәләр дә, истә калырлык мизгелләргә бай булды ул.
Калган фотларны (51 данә) биредә карый аласыз: http://baltaci.ru/tt/gallery.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев