Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта октябрь аенда халык санын алачаклар

2015 елның 1 октябреннән 31 октябрьгә кадәр халык санын алу үткәреләчәк. Әмма әлеге чара сайлап алу тәртибендә, кечерәк масштабта булачак. Бу 2020 елда узачак Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек булачак.

Безнең районда исә өч участок буенча халык санын алачаклар. Халык саны шәһәр тибындагы Балтач бистәсендә һәм Норма авылында алыначак.
Сан алучылар район үзәгенең Ленин, Речная, Ибраһимова, Дәүли урамнарында һәм Норма авылының Садри, Тукай, Молодежная урамнарында яшәүчеләрдән сораштыру үткәрәчәк. Бирелә торган сораулар кешенең җенесенә, яшенә, гаилә хәленә, белеме, йорт хуҗалыгы составына, кеременә, икътисади активлыгына, нинди телләр белүенә һәм башкаларга кагылышлы. Шулай ук нинди авырулары барлыгы, көндәлек тормыш өчен нинди ярдәм кирәклеге турында да сораштырачаклар.
Фото: http://sevastopolnews.info/tag/perepis-naseleniya/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250