Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта паспорт көнендә 18 яшь балтачлы тантаналы рәвештә кулларына паспорт алды

Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә, 2006 елның 25 мае паспорт көне дип игълан ителде.

Бәйрәм уңаеннан Балтач ГХАТ(ЗАГС) бүлегендә 14 яшькә җиткән 18 яшь балтачлы тантаналы рәвештә кулларына шәхесләрен раслаучы беренче документын алды. Алар билгеле вазифаларга, шулай ук хокукларга ия булган илнең тулы хокуклы гражданнары булдылар. Бүгенге көндә әлеге егетләр һәм кызлар өчен иң мөһиме - яхшы уку, физик һәм рухи яктан үсү, үзләрен олы тормышка әзерләү.
РФ гражданины паспортын аларга Россия федераль-миграцион хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең Балтач районы буенча бүлекчәсе инспекторы Минһаҗева Фәйрүзә, район ветераннар Советы рәисе Абдуллин Рифат Габдулла улы тапшырдылар. Алар егетләрне һәм кызларны әлеге мөһим вакыйга белән котладылар, матур теләкләргә ата-аналар да кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250