Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта печән өсте җитте, печән өсте!!!

Кала халкы, мөгаен, "төенчекләрен төйни" башлагандыр инде - киләсе атнада булачак Сабантуйларга кайтырга әзерләнәдер.

Һич югы, күңеле белән. Ә авыл халкында әле бәйрәм кайгысы түгел. Аңа кадәр чүп баскан бакчаларны "эшкәртеп" чыгарга, тирә-якны чистартырга кирәк.
Инде өлгеррәкләр печән чабарга да кереште. Кемдер элеккечә чалгы белән селтәнсә, кемдер моточапкычларны "эшкә җикте", кемдер трактор белән генә чаптыртты. Күмәк хуҗалыклардан алда, берсеннән-берсе күреп, бик бердәм генә печәнгә "төшкән" шәхси хуҗалыклар, бу атнада беренче кат печәнне киптереп, алып кайтып урнаштырып ук куяр, ахрысы. Күмәк хуҗалыклар да шушы темпны дәррәү "эләктереп" алыр дип ышаныйк.
Фото: http://stihihit.liveforums.ru/viewtopic.php?id=310

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250