Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта пешекчеләр ярышты. Кемнәр? (+фоторепортаж)

Шушы көннәрдә Балтач бистәсенең "Каенлык" кафесында Нормадагы һөнәр лицеенда белем алучы пешекче кызлар-егетләр үз осталыкларын күрсәтте

"Хыял" яшьләр үзәге хезмәткәрләре пешекчеләр арасында бәйге оештырды. Бәйгегә Нормадагы һөнәр лицеенда белем алучы пешекче егет-кызлары чакырулы иде.
Конкурсантлар иң элек алдан әзерләп алып килгән җиләк-җимешләрләрдән композиция тәкъдим итте, соңрак тәкъдим ителгән азык-төлектән өч төрле ризык әзерләделәр. Киеренке ярышта беркемнең дә сер бирәсе килмәде. Егет-кызлар үзләренең белемнәрен гамәлдә кулланганда җанатарлар арасында да ярышлар үткәрелде. Бик күңелле, кызу темпларда үтте чара. Өченче ел рәттән үтүче әлеге чара истә калырлык мизгелләргә бай булды.

P.S. Ә бу хакта тулырак “Хезмәт” газетасының 1 декабрь санында укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пешекчеләр ярышы