Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта почта бүлекчәсе мөдирләре белән "кайнар" сөйләшү булды (фото)

Бүген район почта бүлегендә авыллардагы почта бүлекчәләре мөирләре катнашында чираттагы җыелыш узды. Вакылы матбугатка яздыру, килеп туган проблемаларны хәл итү юллары, подписка чорында үткәрелә торган чаралар турында өчяклы сөйләшү булды. Ягъни җирлекләрдәге мөдирләр, почта җитәкчелеге һәм "Хезмәт" газетасы коллективы барысын да уртага салып сөйләште.

Вакытлы матбугатка язырту аеруча мөһим чор. Газета коллективы өчен генә түгел, почта хезмәткәрләренең дә еллык хезмәте билгеләнә торган чор бу.

Подписка җыю торган саен авырлаша бара. Моны газетаның электрон вариантына гына бәйләп карарга ярамый, минемчә. Монда буыннар алмашы да зур роль уйный.

Аюны да биергә өйрәтәләр, димәк, яшьләр укымый дип кырт кисү урынлы түгел. Дөрес итеп тәкъдим итү, шәхси якын килеп эшләү хат ташучының зур плюсе. Ә бит андыйлар аз түгел. Әйтергә кирәк, елның-елында матур күрсәткечләргә ирешеп, районда гына түгел, хәтта республика күләмендә бүләкләнүчеләр бар.

Хат ташучыларга подписка чорында ярдәмгә килүче ташламалы бәядән язылу ункөнлеге дә эзсез узмаган. Җыелышта бу хакта да сөйләшү булды. Үз эшенең осталары булганнар мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаган. Барлыгы 1503 кешене район газетасына яздырткан.

Әле кулланылмаган тагын бик күп резервлар барын да танырга кирәктер. Элек һәр мәктәп, оешма, колхоз, авыл советы коллективлары 100 процент газета-журналларга язылса, бүген андыйларны эзләп табуы авыр. Әлеге матур гадәтне кире кайтару район җитәкчелеге югарылында күтәрелде. Ничек итеп шушы җирлектә яшәп район газетасын алдырмаска мөмкин? Тиеш өчен түгел, ә җитәкче үзе белеп язылган очракта гына коллективтагылар да әлеге сафка теләп кушылачагына шик юк.

"Хезмәт" һәр өйдә генә түгел, һәр коллективта да өстәл газетасына әверелгә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250