Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта әрәпә җыйдылар (фото).

Шимбә көн кичке якка бистәбез гөрләп торды.

Районыбызда булачак Сабантуйларныӊ беренче билгесе урамга чыкты: укытучылар, тәрбиячеләр, музыка мәктәбе укытучылары, район социаль яклау, пенсия фонды, спорт һәм яшьләр бүлеге хезмәткәрләре, район үзәк китапханәчеләре - олысы һәм кечесе көннеӊ гаять эссе булуына карамастан, үзәк мәйданга җыелып, бистәбез урамнарына юл тоттылар.
Кем атта, кем җиӊел машинада, кем инде тәпи-тәпи… Ничек кенә булмасын, кичкә шау-шулы, күӊелләрне күтәрә торган йола - әрәпә жыю тәмамланды. Һәр кеше күӊеленнән изге теләкләрен теләп халкыбызныӊ милли йоласын - Сабантуйны үткәрергә үзеннән тиешле өлешен кертте. «Бу чарада катнашкан барлык хезмәткәрләргә олы рәхмәтебезне җиткереп, аларга киләчәк бәйрәмнәрне матур һәм күӊелле үткәрүләрен телибез», диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гәйнетдинов.
Үзәктә үткән бу чарада бистәнеӊ башкарма комитет вәкилләренеӊ катнашмавы гына ниндидер аӊлашылмаучылык тудыра. Район Сабан туе ул Балтач бистәсенеӊ дә уртак, гаять зур, әһәмиятле бәйрәме икәнен истән чыгармасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250