Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта Сабантуйлар кайда, кайчан үтә?

Алдагы атнада авылларда һәм район үзәгендә халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туйлары гөрләячәк. Халык, мәш килеп, шуңа әзерләнә.

Авыл халкы өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе ул. Һәм бу бәйрәм авыл урамнары буйлап бизәлгән атларда уйнап-җырлап әрәпә җыю белән башлана.

Балтачта әрәпә җыю 30нчы май көнне сәгать 16.00дә оештырылачак.

Район Сабантуе 7нче июнь көнне 10.00 сәгатьтә башланачак.

5нче июнь көнне Сабантуйлар: Көшкәтбашта - 16.00, Карадуганда - 11.00, Пыжмарада - 14.00, Алан, Нөнәгәрдә - 15.00, Көектә 18.00дә башланачак.

6сында исә Сабантуйлары Норма, Яңгул, Арбор, Чепья, Югары Субаш, Түнтәр, Шубан, Бөрбаш, Сосна, Салавыч, Борнак авылларында иртәнге 10 сәгатькә билгеләнгән. Шеңшеңәр һәм Смәел, Куныр, Чутайда милли бәйрәмебез 11 сәгатьтә башланачак.

Искәрмә: төрле сәбәпләр белән Сабантуйларның вакыты үзгәргән очракта өстәмә хәбәр итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250