Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта салым җыю бик акрын бара

Салым җыю срогы 1 декабрьгә тәмамлана, аннан соң пеня исәпләнә башлый, дип күп тапкырлар кисәтүләр ясалуга карамастан, районда барлык төр салымнарның гомуми нәтиҗәсе 50 %ны гына хасил итә. Район башлыгы Рамил Нотфуллин җирлек башлыкларына контрольне ныгытырга, санаулы көннәр эчендә бу мәсьәләне хәл итәргә, дигән бурыч куйды.

15 ноябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча җир, мөлкәт һәм транспорт өчен салым түләү, кызганычка каршы, акрын бара. Бигрәк тә бу транспорт салымын җыюда ачык күренә. Район буенча уртача күрсәткеч 42, 63% кына тәшкил итә. Балтач шәһәр җирлегендә - 32, 07 %, Нөнәгәрдә - 36,67 %, Бөрбашта - 40, 37 %, Урта Көшкәттә - 40,41 % кына җыелган булса, ә шул ук вакытта Сосна авыл җирлегендә салым җыюда үтәлеш 63 %, Борнакта 66, 86 %.
Милек салымына килгәндә, районда уртача күрсәткеч - 49, 03 %. Бу милек буенча арттагы урыннарда Балтач - 41 %, Карадуган җирлеге 45,24 % үтәлеш белән бара. Ә Пыжмаралылар исә бу көнгә 86 %ын дәүләткә тапшырырга өлгергәннәр.
Җир салымын җыю буенча районның уртача күрсәткеченнән - 49, 81 %тан да аз булган җирлекләр арасында да кабаттан, Балтач шәһәр җирлеге беренче урында. Биредә бу төр салымның нибары 24 % өлешен генә түләгәннәр. Бөрбаш - 47,95 %, Нөнәгәр - 47 %, Карадуган - 44,53 %, Урта Көшкәт - 44, 52 % белән арттагы урыннарда.
Җир салымын түләү буенча, күрсәткечтән күренгәнчә, Яңгул авыл җирлеге - 112, 23 %ка, Кече Лызи - 109, 64 %ка арттырып үтәүләре күренә. Алай да була икән?!...
Фото: chelnyltd

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250