Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта Сбербанк ябыла имеш...

Соңгы арада Балтач бистәсендә урнашкан Сбербанк бүлекчәсе ябыла дигән ялган хәбәр таралган.

Район халкы игътибарына

Соңгы арада Балтач бистәсендә урнашкан Сбербанк бүлекчәсе ябыла дигән ялган хәбәр таралган.

Хөрмәтле райондашлар, сезнең куркуларыгыз юкка чыгарып, түбәндәгеләрне хәбәр итәбез:

Бүгенге көндә банк бинасына капиталь ремонт ясала. Тик әлеге эшләр банк эшчәнлеген туктатмады, Сбербанк штат режимында эшли. Төзекләндерү тамамланганнан соң да, Банк үзенең эшен дәвам итәчәк. Сбербанк банкоматлары буенча гына бераз үзгәрешләр көтелә. Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, сәүдә үзәкләре эшләмәү сәбәпле, Универмаг бинасындагы банкомат “Магнит” кибетенә күчереләчәк, Балтач штп, Ленин урамы, 4/1 нче йорт адресы буенча урнашкан “Бәхет” кибетендәге банкомат гадәти режимда эшләвен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сбербанк