Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта сәнгать осталары конкурсы була

«Туган як төсмерләре» («Родные мотивы») дигән исем белән районда декоратив-гамәли сәнгать әсәрләренә конкурс үткәрелә. 18 яшьтән башлап, кайда эшләвенә карамастан, тору урыны буенча районда теркәлгән һәркем катнаша ала.

Иҗатта эротика, алкоголь, тәмәке, экстремизм чагылырга тиеш түгел. Биш төр буенча: агач, балчык, тукыма, тимер, табигый материаллардан эшләнмәләргә урыннар билгеләнәчәк. Җиңүчеләргә таныклыклар һәм акчалата призлар каралган.
2015 елның 1 декабрена кадәр сайлап алу туры, гаризалар урыннардагы җирле үзидарәләрдә теркәлә. 1 декабрьдан 5 декабрьга кадәр үзидарә җитәкчеләре эшләрне Балтач район Советы оештыру бүлеге җитәкчесе Рәзинә Хөрмәтулла кызы Мөхәммәтҗановага китерәләр.
Шуннан икенче тур - финал була. Конкурста катнашучылар иҗатларын «Балтач» ял паркына да куя алалар. Конкуста катнашучылар өчен бүләкләр, премияләр каралган.
Фото: http://www.livemaster.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250